2022 елның 17 сентябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Шайдуллин Ильнар Минрахман улы һәм Айгуль Фанил кызы гаиләсендә булды. 16 сентябрь аенда аларның ике кыз туды. Яңа туган сабыйларга Сәмирә һәм Сәминә исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!