2022 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары башкарма комитетларының ГХАТ идарәләре һәм бүлекләре арасында «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды.
Һөнәри осталык бәйгесенең финалына түбәндәгеләр чыкты: Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Ринат кызы Мостафина («Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручысы» номинациясендә җиңүче), Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе баш белгече Эльвира Вильнюсовна Фазлыева («Исем кушу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясе) һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ идарәсенең әйдәп баручы белгече Кәлимуллина Регина Райхановна («Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы»).
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Н.Г. Мәһдиев катнашты.