ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Илнур һәм Лариса Ракаевлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды. Алар кызларын безгә шумер мифологиясеннән килгән Ралина исеме белән атадылар. Бу исем тәрҗемәдә "кояш" дигәнне аңлата.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан агымдагы ел башыннан никахлашу турында 400 нче акт теркәлгән.

Яр Чаллы шәһәрендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тантаналы рәвштә тапшыру инде, Федераль законны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле үк формалашкан күркәм традициягә әверелде.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Август аенда Бөгелмә районында 74 бала туган, шуларның 39ы малай һәм 35е кыз. Бу елның 8 аенда гына да 501 бала, 245 кыз һәм 256 малай туган, шуларның 5се игезәк.

2022 елның 6 сентябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде. 2 сентябрь көнне Суслов Юрий Александр улы һәм Гөлнара Илшат кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Роман исеме кушылды.

Бүген 37нче лицейның 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында яңа уку елының беренче дәресе узды.

2022 елның 6 сентябрендә ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «патша» игезәкләре теркәлде. Кристина һәм Максим Василенко гаиләсендә чын могҗиза булды: дөньяга «патша» игезәкләре пәйда булды – сабыйлар бер минут аерма белән тудылар.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ЗАГС органнары һәр кешенең тормышы буена гомеренең һәр этабын җентекләп язып бара. Бүген, 5 сентябрьдә, Чистай никахлашу сараена 35 ел тулды. ЗАГС органнарының 105 еллыгы елында гаилә хокукы өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру системасы эшчәнлегеннән башка заманча шәһәрне күз алдына китерүе кыен. Бүлек хезмәткәрләренең хезмәте зур игътибар, заманча белем, һәм түземлек таләп итә.

Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2022 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча - 39 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның шул ук чорында никах теркәү турында 48 акт теркәлгән.


4
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 нче елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 39 бала -19 малай һәм 20 кыз тууы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International