Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Маниннар гаиләсен бишенче балалары туу белән котладылар.
Владимир Алексеевич һәм Надежда Александровнаның гаиләсендә дүрт малай үсә. Һәм менә көтеп алган кызлары Алена дөньяга килде!
Бәхетле әнигә сабыйның беренче документларын һәм истәлеккә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм муллык теләделәр!