Сентябрь ахыры кияү-кәләшләрне матур җылы кояшлы көннәр белән шатландыра.
Туй көне ыгы-зыгысыз үтсен өчен ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парларга гаилә кору алдыннан консультацияләр уздыралар. Бу очрашуларда тантананың ничек узуын, никахны дәүләт теркәү тәртибен аңлаталар.
Мәгълүмат өчен: чираттагы инструктажлар 1 һәм 15нче октябрь көннәрне иртәнге 8дә узачак. Язылу өчен телефон: 8-8555- 43-09-00.