Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу уздырды

2022 елның 23 сентябре, җомга

2022 нче елның 23нче сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закированың «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән чираттагы очрашуы узды.

Дәрес барышында булачак әниләр бала тудыру йортыннан чыкканчы баланың беренче документын алу мөмкинлеге турында белделәр һәм барлык сорауларына җавап алдылар. Мондый очрашулар тууны дәүләт теркәве тәртибе турында тулы мәгълүмәт бирәләр, ә бу исә дөньяга яңа кеше тууга әзерләнү процессын күпкә җиңеләйтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International