Бала туу хөрмәтенә агач утырту традициясе төрле шәһәрләрдә һәм төрле илләрдә бар. 2021 елда аңа Түбән Кама да кушылды - былтыр беренче тапкыр "Бала туган - агач утырт" акциясе узды. "Гаилә" паркында 150 гаилә яңа туган балалары хөрмәтенә чыршы аллеясы утырттылар.
2022 елда «Бала туган - агач утырт» акциясе «Сибур Холдинг»ның «Яхшы эшләр формуласы» программасы һәм аның грант сәясәте ярдәмендә үз дәвамын алды. «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы грант конкурсында катнашуның инициаторлары булды.
Агач утырту Түбән Каманың туган көнендә узды, моны битараф булмаган гаиләләрдән шәһәргә бүләк дип атарга мөмкин. Бу көнне барлыгы 300 чыршы утыртылды.
Һәр агач өчен исемле табличкалар әзерләнгән иде, киләчәктә алар ярдәмендә гаилә үз үсентесен табып аны карый алачак.