Бүген Саба муниципаль районында «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасының иң яхшы алып баручысы» республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста 8 район «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинацияләрендә катнашты.
«Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә I урынны Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече Маркелова Гөлназ Әнвәр кызы алды. Котлыйбыз!