Яр Чаллы шәһәрендә "Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" зона этабы узды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

2022 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Татарстан Республикасында конкурсның "Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" зона этабы узды, анда Татарстан Республикасының 9 муниципаль районы (Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай) башкарма комитетларының ЗАГС идарәләре һәм бүлекләре катнашты.

Конкурста катнашучылар ун баллы система буенча бәяләнде: тышкы кыяфәт, ораторлык осталыгы, эстетиклык, гомуми мәдәният дәрәҗәсе, сәнгать башкару, психологик контакт, дәүләт теркәвенә алу тантанасында катнашучылар белән үзара аңлашу атмосферасына ирешү, дәүләт теркәве яки хөрмәтләү тантанасының индивидуаль сценариен бәяләү, аның үзенчәлеге, яңалыгы, Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны көйләүче норматив хокукый актларга туры килү, дәүләт теркәвенә алу яки хөрмәтләү тантанасын үткәрүнең гомуми оешмасы.

«Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә зона бәйгесенең җиңүчеләре: Эльвира Мостафина Тукай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе, икенче урында- Ландыш Шәйхетдинова, Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе. Өченчедә-Актаныш районы ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлфинә Мөхәммәдиева.

«Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә Чаллының ГХАТ Идарәсе баш белгече Эльвира Фазлыева җиңде. Икенчесендә-Миләүшә Әхтәмова, Түбән Кама районы ГХАТ баш белгече. Өченчедә-Энҗе Хафизова, Тукай районы ГХАТ бүлегенең баш белгече.

«Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә: Регина Кәлимуллина, Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең әйдәп баручы белгече. Икенче урында - Танчулпан Гайнетдинова, Чаллының «Тантаналар сарае белгече, өченчедә - Алабуга районы ГХАТ бүлеге баш белгече Елена Семенова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International