2022 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районының ЗАГС бүлегендә Иван Иван улы һәм Эльвира Энгельс кызы Мосейчукка уллары Демид туу турындагы таныклык тапшырылды. Бу Татарстан Республикасында беренче бала, аның тууы «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә теркәлгән. ЗАГС хезмәткәрләре ата-ананы котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановның котлау мөрәҗәгатен тапшырдылар.