Һәрбер парның үз мәхәббәт тарихы, үз тормыш тәҗрибәсе, казанышлары, бүләкләре бар.Тарих өчен 50-60 ел-бер мизгел генә, ә кеше өчен гомер буе. Юбилярлар яшь буынга лаеклы үрнәк булып торалар.
Казан шәһәре мэры исеменнән парларга котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Юбилярлар үзләренең танышу тарихы, гаилә бәхетенең сере белән уртаклаштылар. Һәр пар адресына изге теләкләр яңгырады.
Юбилярларга бәхет һәм муллык телибез! Язмыш сезгә тагын бик күп шатлыклы көннәр һәм бәхетле вакыйгалар бирсен. Сезгә озак еллар ныклы сәламәтлек телибез.