Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 32нче гимназия укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

ГХАТ Идарәсе белгечләре 32нче гимназиянең бишенче сыйныф укучылары өчен “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе уздырдылар.

Балаларның күбесе Никахлашу сараена беренче тапкыр килделәр һәм ГХАТ органнары тарихы турында мәгълүмәтне кызыксынып тыңладылар.

Гаилә темасы дәрестә төп урынны алды. Балалар белән гаиләнең кеше тормышындагы әһәмиятлеге, гаиләләребездә уйный торган төрле рольләр турында сөйләштек.

Дәрестә алынган белемнәр кунакларыбызда уңай гаилә имиджын формалаштырыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International