Татарстан Республикасында беренче тапкыр онлайн режимда бала туу теркәлде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2022 елның 19 сентябрендә, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасында беренче бала тууны онлайн теркәү үткәрелде.

Алабугада яшәүче ата-ана «Бала туу» суперсервисы хезмәтеннән файдаланганнар, аның кысаларында туу турында электрон медицина таныклыгы дәүләт хезмәтләренең федераль порталында шәхси кабинетка килә. Ата-аналарга мәгълүматларны расларга, баланың исемен сайларга һәм электрон гаризаны кирәкле ГХАТ органына җибәрергә генә кала. ГХАТ органында баланың тууы ата-ананың шәхси катнашуыннан башка гына теркәләчәк. Соңрак ата-аналар теләк белдерсәләр ГХАТ органында шулай ук традицион туу турында таныклыкны алырга мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International