ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

ГХАТ органнары барлыкка килү көненә  багышлап, Тукай муниципаль районында иң оста чәк-чәк пешерүчегә ярыш оештырылды, районның төрле почмакларыннан 12 остаз үзенең көчләрен сынашты. Бәйрәмдә чәк-чәкнең бик күп төрләре тәкъдим ителде. Залда теләге булган кешегә бу татлы ризыкны пешереп һәм татып карау мөмкинлеге бар иде.

Бүген 2014 елның 18 декабре- гражданлык хәле актларын теркәү органнарының оешуына 97 ел! Нәкъ шул көнгә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре менә дигән бүләк алдылар: Идарә заманча җиһазландырылган яңа бинага күчеп, беренче эш көнен башлап җибәрде. Казанлылар һәм шәһәребезнең кунаклары уңайлы шартларда үзләренә кирәкле архив документларын ала алалар, гражданлык хәле актларын теркиләр. Холлда электрон чират терминаллары, түләү өчен инфоматлар куелган, гариза тутырырга  җайлы зоналар әзерләнгән.

   Россия Федерациясе ГХАТ бүлекләренең тарихы 1917 елның 18 декабреннән башлана. Бу көнне “Никах, балалар һәм актлар китапларын алып бару” турындагы декретка кул куела. Шул ерак вакытлардан бирле һәр гражданлык хәлле актларын теркәүче хезмәткәр хокуклы дәүләт төзү буенча үзенең өлешен кертә һәм гражданнарның законлы хокукларын саклый Хәзерге көндә гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектларына тапшырылучы федераль вәкаләтләр булып торалар. Буа муниципаль районында гражданнар хәле актларын районның ГХАТ бүлеге һәм 30 җирле үзидарә органнары башкара.

Бәхетле картлык нинди була? 2014 нче елның 18 декабрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлегенә, гаиләләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә килгән Розалия  белән Данил Гыйльмуллиннар, Үзбәк һәм Тәгъзимә Хәкимовлар, Мөхәммәт һәм Фаягөл Нуриевлар, Рифат һәм Равия Галимуллинар  гаиләләрендәге кебек, дияр идем. Бер–берсен хөрмәт итеп, шаян сүзләр белән дәшеп күңелләрен күтәреп, бүгенге тормышларына канәгать булып яшиләр алар.

18 декабрьдә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район пенсия фонды җитәкчесе Г.Х.Ахметова котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар яңгырады.

Шушы дүрт хәреф аббревиатурасы артында четрекле көндәлек эш яшерелгән. Бу илебезнең яңа гражданы тууын теркәүдән башлап соңгы язуына кадәр. Әлбәттә, ГХАТ бүлеге белгчеләренә аерым профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатлары хас, бу сыйфатлар аларга үзләренең эш бурычын башкарганда ярдәм итә, бу – эшкә тугрылык, кешеләргә җылы мөнәсәбәт, аларны аңлый белү.

Шушы истәлекле көнне ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында ике буын белгечләре очрашу кичәсе узды. Бу ГХАТ бүлегенең бүгенге көндәге эшчеләре һәм ветераннар иде. Ветераннар үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлешсә, яшь буын бүгенге көндәге эш барышын сөйләде.

      Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.

      2014 нче елның 18 нче декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

2014 елның 18 декабрендә Россиянең ЗАГС органнары оешуга 97 ел тулу уңаеннан  Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге тарафыннан ЗАГС хезмәтендә озак еллар дәвамында эшләгән пенсионерларны хөрмәтләү булды.

      2014 елның 18 декабрендә, Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре барлыкка килү көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында чираттагы ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру чарасы уздырылды. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаилә өчен һәрвакыт иң бәхетле һәм көтеп алган вакыйга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International