Шушы дүрт хәреф аббревиатурасы артында четрекле көндәлек эш яшерелгән. Бу илебезнең яңа гражданы тууын теркәүдән башлап соңгы язуына кадәр. Әлбәттә, ГХАТ бүлеге белгчеләренә аерым профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатлары хас, бу сыйфатлар аларга үзләренең эш бурычын башкарганда ярдәм итә, бу – эшкә тугрылык, кешеләргә җылы мөнәсәбәт, аларны аңлый белү.
Шушы истәлекле көнне ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында ике буын белгечләре очрашу кичәсе узды. Бу ГХАТ бүлегенең бүгенге көндәге эшчеләре һәм ветераннар иде. Ветераннар үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлешсә, яшь буын бүгенге көндәге эш барышын сөйләде.