2014 елның 17 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 72 Чаллы гаиләсе алды.
2014 нче елның 17 нче декабрендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Гаилә” курсы буенча чираттагы дәресләр узды. Бу юлы дәресләр Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар район буенча төп гражданлык актлары буенча статистик мәгълүматлар, ЗАГС бүлегенең гаилә институтын популярлаштыру буенча алып барылучы эшчәнлек һәм башка күп кенә мәгълүмат белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, аз ишетүче һәм ишетмәүче балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәптән килгән югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларны гражданлык хәле актларын теркәүче дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан, Никахлашу сараенда экскурсия ясап, укучыларга үзләренең эш бүлмәләрен, тантаналы төстә никахлар теркәлә торган залны күрсәттеләр.
16 нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда КФУ студентларының балы-битлекләр кичәсе уздырылды.