Бөгелмә шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

      2014 елның 18 декабрендә, Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре барлыкка килү көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында чираттагы ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру чарасы уздырылды. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаилә өчен һәрвакыт иң бәхетле һәм көтеп алган вакыйга.

        Яшь гаиләләрне Россиянең Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Е.М.Латыпова, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Э.Р.Манасыпова  котладылар.

     Бәхетле ун гаиләгә ана капиталы алуга сертификатлар, шулай ук чәчәкләр һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International