Чистай ЗАГС бүлеге ветераннарын хөрмәтләү

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 18 декабрендә Россиянең ЗАГС органнары оешуга 97 ел тулу уңаеннан  Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге тарафыннан ЗАГС хезмәтендә озак еллар дәвамында эшләгән пенсионерларны хөрмәтләү булды.
Надежда Михайловна Лоханова, Рәмзия Рәшит кызы Галимова, Любовь Николаевна Захарова адресына котлау сүзләре яңгырады. Аларга исәнлек- саулык, озын гомер теләделәр.

Бүлек начальнигы В. Н. Белова- Реутина ветераннаргабүлекнең агымдагы эшләре турында сөйләде,намуслы хезмәтләре өчен  истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International