Россия Федерациясе ГХАТ бүлекләренең тарихы 1917 елның 18 декабреннән башлана. Бу көнне “Никах, балалар һәм актлар китапларын алып бару” турындагы декретка кул куела. Шул ерак вакытлардан бирле һәр гражданлык хәлле актларын теркәүче хезмәткәр хокуклы дәүләт төзү буенча үзенең өлешен кертә һәм гражданнарның законлы хокукларын саклый Хәзерге көндә гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектларына тапшырылучы федераль вәкаләтләр булып торалар. Буа муниципаль районында гражданнар хәле актларын районның ГХАТ бүлеге һәм 30 җирле үзидарә органнары башкара. 18 декабрьдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М.Хәкимова хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән котлады: "Безнең эшебез уникаль һәм бик мөһим хезмәт. Без үз хезмәтебез белән вакыт һәм гасырларны бәйлибез”. Шулай ук үз хезмәтләрен яхшы башкаручыларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Мактау кәгазләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.