"Чәк-чәк” бәйрәме

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

ГХАТ органнары барлыкка килү көненә  багышлап, Тукай муниципаль районында иң оста чәк-чәк пешерүчегә ярыш оештырылды, районның төрле почмакларыннан 12 остаз үзенең көчләрен сынашты. Бәйрәмдә чәк-чәкнең бик күп төрләре тәкъдим ителде. Залда теләге булган кешегә бу татлы ризыкны пешереп һәм татып карау мөмкинлеге бар иде.

Бу чара ГХАТ хезмәткәрләре өчен чын бүләк булды, чөнки татар милли ризыгы чәк-чәктән башка туй һәм никахлар узмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International