ГХАТ Идарәсенең яңа бинасы

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген 2014 елның 18 декабре- гражданлык хәле актларын теркәү органнарының оешуына 97 ел! Нәкъ шул көнгә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре менә дигән бүләк алдылар: Идарә заманча җиһазландырылган яңа бинага күчеп, беренче эш көнен башлап җибәрде. Казанлылар һәм шәһәребезнең кунаклары уңайлы шартларда үзләренә кирәкле архив документларын ала алалар, гражданлык хәле актларын теркиләр. Холлда электрон чират терминаллары, түләү өчен инфоматлар куелган, гариза тутырырга  җайлы зоналар әзерләнгән.

    ГХАТ Идарәсенең яңа бинасы гражданнарда уңай тәэсир калдырыр дип ышанабыз.

   ГХАТ хезмәтенә кагылышлы барлык хезмәткәрләрне бу бәйрәм белән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International