Бәхетле картлык нинди була? 2014 нче елның 18 декабрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлегенә, гаиләләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә килгән Розалия белән Данил Гыйльмуллиннар, Үзбәк һәм Тәгъзимә Хәкимовлар, Мөхәммәт һәм Фаягөл Нуриевлар, Рифат һәм Равия Галимуллинар гаиләләрендәге кебек, дияр идем. Бер–берсен хөрмәт итеп, шаян сүзләр белән дәшеп күңелләрен күтәреп, бүгенге тормышларына канәгать булып яшиләр алар.
“Тигез картлык үзе шатлык”, — ди ветераннар. Аннан өстәп куялар: “Без гомер тавыннан бергә күтәрелеп бергә тәгәри беләбез”.
Ә ул тауга таба илтүче сукмакның төрле җире бар — сикәлтәле, чокыр–чакырлы, җил–давыллы көннәре… Әмма бер–берен аңлап яшәгән парлар аның нинди генә авыр вакытларын да җиңеләйтергә сәләтле. Һәм шушы сыйфатлар пар канат булып озак еллар янәшә атлау бәхетен дә насыйп итәдер.
- Сез озак еллар бер-берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Шулай матур, тигез гомер итергә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, - диде Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Исмәгыйлов Р.Р. гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырып.