ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин 2014 елга йомгак ясау максатыннан  хөкүмәт бүләкләре һәм  Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ГХАТ бүлеге специалисты А.Ахметова, Новозареченск авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре А.Забирова да бар иде. Аларга Татарстан Республикасы ГХАТ идарәсенең Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.

    22 декабрь көнне ГХАТ бүлеге эшчеләре  Урыссу бистәсендә 60 ел бергә яшәүче  Фатыйма Сахби кызы һәм Габбас Хөснулла улы Мияссаровлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Бу яшь йөрәкле һәм картаймас энергияле парга  истәлекле  бүләк тапшырылды.


21
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 97-еллыгы уңаеннан 18 нче декабрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле бәйрәм чарасы булып узды. Ел саен әлеге бәйрәмнең бик кызыклы яңа формалары табыла тора. Быел исә ГХАТ идарәсенең туган көненә белгечләр, аларның гаиләләре  - балары һәм оныклары җыелды.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә

Казанлылар һәм шәһәребезнең кунаклары гражданлык хәле актларын теркәү, архивтан кабат документлар  алу, гражданлык хәле актларын үзгәртү һәм төзәтмәләр кертү буенча түбәндәге график буенча мөрәҗәгать  итә алалар:

Сишәмбе- җомга  8.00-18.00 сәг.

Тәнәфес 12.00- 13.00 сәг.

Дүшәмбе һәм шимбә   8.00- 15.00 сәг.

Тәнәфессез.

Быел ЗАГС ның ике хезмәткәре – Семенова Е.В, Гилманова М.С.  Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактау грамотасына лаек булдылар. Бәйрәм белән котларга шәһәрнең башка учреждениеләреннән дә килгәннәр иде.


19
декабрь, 2014 ел
җомга
19 декабрь көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт туйларын үткәрүче 9 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде.

19 декабрьдә Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов сугыш ветераны Валентина Копылованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бирелгән чәчәкләрдән, җылы котлау сүзләреннән соң район башлыгы сугыш ветераны белән бүгенге көн вакыйгалары турында фикер алышты.

    2014 елның 19 декаберендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 4500 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Куликовларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.

    19 декабрь  көнне Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлегендә 50 ел бергә тормыш көтүче 6 парны котладылар. Алар арасында иң матур гаилә дип Мөнира Минзаһит кызы һәм Әхмәтгали Миннегали улы Валиевлар  табылды. Аларны котларга балалары һәм туганнары да килде.

Быелның март аенда район башкарма комитеты сессиясендә Тукай һәйкәлен ачу өчен 10 млн 123 мең сум акча бүлеп бирү хакында карар кабул ителгән иде. Һәйкәлнең авторлары – скульпторлар В.А.Демченко һәм А.В.Головачев. Һәйкәл – Алабуга халкына бөек Тукайга булган тирән хөрмәт-хисләрен чагылдыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International