Быелның март аенда район башкарма комитеты сессиясендә Тукай һәйкәлен ачу өчен 10 млн 123 мең сум акча бүлеп бирү хакында карар кабул ителгән иде. Һәйкәлнең авторлары – скульпторлар В.А.Демченко һәм А.В.Головачев. Һәйкәл – Алабуга халкына бөек Тукайга булган тирән хөрмәт-хисләрен чагылдыра.