19 декабрь көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт туйларын үткәрүче 9 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Алар:
1.Харисов Марсель Сәгыйт улы һәм Харисова Сәгыйдә Хатмулла кызы- Яңа Жияш авылыннан,
2.Акрамов Фәнус Акрам улы һәм Акрамова Фнәзия Вәжи кызы-Әтәс авылыннан,
3. Ризаетдинов Жәудәт Ризаетдин улы һәм Шабаева Хәмидә Хәким кызы Иске Сәфәр авылыннан,
4. Шайхетдинов Флус Фахразый улы һәм Валиева Гөлжиган Әхмәтхужа кызы- Иске Кадермәт авылыннан,
5.Латыйпов Шәйхиян Госман улы һәм Латыйпова Алмазия Миркасыйм кызы- Иске Кадермәт авылыннан,
6. Шәкуров Дәвис Шакиржан улы һәм Шакурова Халидә Динислам кызы-Чишмә авылыннан,
7.Габдрахимов Фаиз Габдрахим улы һәм Габдрахимова Гөлдәмия Мөхәмәтдин кызы- Чишмәбаш авылыннан,
8.Сергеев Георгий Яков улы һәм Сергеева Роза Әсләх кызы-Актаныш авылыннан,
9. Имамов Клим Сәрдәр улы һәм Мухамадиева Рима Захит кызы-Актаныш авылыннан.
Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы иде.Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.