Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 97-еллыгы уңаеннан 18 нче декабрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле бәйрәм чарасы булып узды. Ел саен әлеге бәйрәмнең бик кызыклы яңа формалары табыла тора. Быел исә ГХАТ идарәсенең туган көненә белгечләр, аларның гаиләләре - балары һәм оныклары җыелды. Бәйрәм барышында ГХАТ идарәсе белгечләре арасында соңгы өч ай дәвамында үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесенең иҗади этабына да нәтиҗәләр ясалды. Иҗади бәйгедә идарә белгечләре балалары, оныклары, эне-сеңелләре белән берлектә төрле театраль күренешләр күрсәтеп, биюләр биеп, җырлар җырлап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина исә, барлык гаиләләргә дә иминлек, исәнлек-саулык, тигез, җитеш тормыш теләде. Үз сүзен, әлеге бәйрәмнең мактаулы кунагы буларак, 32 ел буе ГХАТ идарәсенең җитәкчесе булып эшләгән Фирания ханым Котдусова да әйтте. “Идарә коллективы яшәрә, матурлана, һәнәри яктан тагын да үсә, камилләшә бара” - дип белдерде ул.
Бүгенге заман ГХАТ идарәсе коллективы алдына бик күп төрле, кичекмәстән чишелеш сорый торган яңа мәсьәләләр китереп бастыра. Аларның барсын да хаталарсыз, төгәл һәм тиз чишү өчен һөнәри осталык, белем, алга таба омтылыш, бүгенге көн вәзгыятен аңлап эш итү кирәк. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе коллективы алдына куелаган максатларның барсын да уңышлы гына башкарып, намус белән эшлиячәк дип ышанып калабыз.