ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

    Кеше тормышында  гомер буена истә калырлык , онытылмас һәм күңелдә җуелмас урын алырлык вакыйгалар әлләни күп булмыйлар. Әнә шул вакыйгаларның иң кадерле һәм истәлекле булганнарның берсе – яшьлек юлында очраган кешең белән кавышудыр. Шушы вакыйгаларны искә алып бүген “ Казан” Гаилә үзәгенә үзләренең бриллиант ( 60 ел) һәм алтын (50ел) туй юбилейларын билгеләп үтүче парлар  чакырулы иде. Шулай ук ана капиталына сертификат тапшыру өчен яшь гаиләләр дә бездә кунакта булды.


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

    “Ана паспорты” һәм  “Гаилә паспорты” программаларын уйлап табучы,  Яр Чаллыда яшәүче Юрий Соленов “Елның атасы” премиясенең “Саулык” номинациясендә җиңүче булды.

Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 97-еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы үзенчәлекле бүләккә лаек булды. Бердәм корпоратив рух булдыру, рәсми һәм шул ук вакытта пөхтә булып киенеп йөрүне күздә тотып, белгечләрнең барсына да  куе кызыл төстәге униформа тегелде.

Юбилярны котларга хакимият вәкилләре һәм район ветеран оешмасы рәисе Ш.К.Мулюков килделәр. Район башакрма комитеты рәисе урынбасары Н.П.Чурин Россия Президентының котлавын укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды.

2014 нче елнын 23 нче декабрендә Яңа Чишмә районы Черемухово бистәсендә Данилов Сергей Игнат улы белән Прасковҗя Иван кызы бриллиант туйларын бәйрәм иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Корнева Елена Александр кызы юбилярларны котлап, бүләк тапшырды, сәламәтлек, тыныч картлык теләде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның 23 декабрендә  булып узган Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышында катнашып, ГХАТ идарәсендә уңышлы гына тормышка ашырыла торган “Школа ответственного родительства” проектының эше белән таныштырды.
Ел саен Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе  коллективы яшь белгечләр белән тулылана. Коллективка яңа сулыш өрергә тиеш яшьләр юридик яктан белемле булсалар да, практикада теге яки бу, кичекмәстән чишелүне сорый торган сораулар да җитәрлек.

Минзәлә районы Кадрәк авыл мәдәният йортында “Котлы булсын юбилеең!” исемле матур кичә узды. Кадрәк авыл җирлегендә  традициягә әйләнгән бу бәйрәм   инде күп еллар үткәрелә.  55,60,70,80 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 26 юбиляр катнашты. Кичәнең иң  кульминацион вакыты булып,  55 ел бергә гомер итүче гаилә парын – Гилязовлар гаиләсен котлау булды.


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районының  Таң йолдызы бистәсендә  45 елдан соң, беренче  бала туу теркәлде, бу киләчәктә бистәнең киләчәге барлыгына өметләнү.  Антон Алексей улы һәм  Севда Феруз кызы Орловлар гаиләсендә уллары Егорның тууы гаилә һәм район өчен  бик мөһим вакыйга.

2014 елның 22 декабрендә  Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә  яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу көнне 100 дән артык яшь әлмәтлеләр Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнарына әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International