Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның 23 декабрендә булып узган Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышында катнашып, ГХАТ идарәсендә уңышлы гына тормышка ашырыла торган “Школа ответственного родительства” проектының эше белән таныштырды. Әлеге проект 2012 нче елда “Түбән Кама хатын-кызлары” дигән оешма тарафыннан тәкъдим ителгән иде. ГХАТ идарәсе үзе өчен әлеге проектның төп юнәлешләре булган гаиләне, аның кыйммәтләрен арттыру һәм саклауны максат итеп куйды. Әлеге проектның эшен тикшерү барышында Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең рәисе урынбасары Айдар Фәретдинов ГХАТ идарәсе башкарган эшләрне югары бәяләде һәм алга таба да әлеге проектның эше ведомствоара муниципаль дәрәҗәдә тормышка ашырылачак, дип белдерде.