2014 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу көнне 100 дән артык яшь әлмәтлеләр Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнарына әверелде.
Тантанада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең белем һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Загрутдинова, Әлмәт районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Илдар Губаев, яшьләргә булышу үзәгенең җитәкчесе Айрат Хабиров һәм Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре катнашты. Чарада катнашучылар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады, яшь гражданнарга изге теләкләр әйтелде. Паспортлар тапшыру тантанасы фикерләр алышу һәм истәлек өчен фотога төшү белән тәмамланды.