Оешма, предприятие, йорт тирәләрен Яңа елга иң яхшы бизәүчене ачыклау өчен ике көн дәвамында район территориясендә конкурс комиссиясе йөрде.
Очрашу башында, иң элек социаль бүлек белгече Светлана Абросимова психологик тренинг үткәрде. Гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галиуллина гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре белән таныштырды.
Незаметдинов Әнис белән Карина гаиләсендә икенче бала булып 05 декабрь көнне Эдвард туды. Азнакай ЗАГС бүлеге аны 600 бала итеп теркәп куйдылар. Яңа туган баланың ата-анасына район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Незаметдиновлар гаиләсен эш урыннарындан килгән җитәкчеләре дә һәм туганнары да котладылар.
Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үткән егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, хатын-кызлар һәм “Ак калфак” оешмалары әгъзалары кич утырып хатлар яздылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар.
Һәр атнанын сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә төштән соң Теләче муниципаль район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Теләче муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәктә гражданнар кабул итә.
2014 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2014 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясауга багышлап, традициягә кергән Яңа ел алды очрашуы уздырылды. Линар Закиров ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде, киләсе елга билгеләнгән планнар белән уртаклашты, чишеләсе проблемаларны да читләтеп үтмәде.
2014 нче елнын 24 нче декабрендә Буревестник авыл җирлегендә “Бөек исем-ана!” исемле Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә утте. Кичәгә 10 әни чакырылган иде. Аларны хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, куп балалы әни номенацияләрендә котлап үттеләр. “Сез барыгыз да бөек сүзләргә лаек. Сез үзегез үстергән балаларыгыз белән горурлана аласыз. Үзегезнең гаиләгезне саклагыз. Мең рәхмәт “ сезгэ дип котлау сүзләрен тәмамлады авыл җирлеге секретаре Агафонова Л.М.