Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә тормыш иткән алтын юбилярларны котлау тантанасы үткәрелде. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Леонид Александр улы Чернов ерак Тәтеш якларына эшкә җибәрелә. Менә шунда таба ул тормыш юлдашын. Яшьчибәр кызны очратуга ул аңа гашыйк була. Таисия Александр кызы Куприянова белән 1964 елның 24 декабрь көнендә алар никахларын теркиләр. Черновлар гаиләсендә өч бала үсә. Хәзерге көндә 6 оныклары бар. Тормыш юлын алар бергә үтәләр, һәм бүгенге көндә дә бер берсенә ихтирам белән яшиләр.