Очрашу башында, иң элек социаль бүлек белгече Светлана Абросимова психологик тренинг үткәрде. Гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галиуллина гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре белән таныштырды.
Аналар үзләренең проблемалары, балаларның сәламәтлеге турында сөйләштелэр. Узәк сырхауханә табибы Екатерина Ботченкова аларга киңәшләрен бирде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Зөфәровна Россия Федерациясенең “Гаилә кодексына аңлатмалар биргәндә, “Ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары “ бүлегенә аеруча басым ясады.