2014 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

    2014 елның 24 декабрендә  Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2014 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясауга багышлап, традициягә кергән Яңа ел алды очрашуы уздырылды. Линар Закиров ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде, киләсе елга билгеләнгән планнар белән уртаклашты, чишеләсе проблемаларны да читләтеп үтмәде.

         Линар Закиров шәһәр предприятеләренең иң яхшы җитәкчеләрен, иң яхшы эшчеләрен тәбрикләде. Иң яхшы билгесе артында, әлбәттә, зур хезмәт һәм тырышлык торуын без беләбез. Бу кичәдә бүләкләнгән һәр хезмәткәр фидакарь хезмәте белән туган шәһәребез, Татарстаныбыз данын арттыруга үз өлешен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International