Ана хаты

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үткән егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, хатын-кызлар һәм “Ак калфак” оешмалары әгъзалары кич утырып хатлар яздылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International