Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Муртазина Р.Х. һәм Саримова Г.Н. алып бардылар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, бик күңелле итеп бәйрәм иттеләр һәм бәйрәмнән бик кәнагатъ булып киттеләр.
ГХАТ бүлегенең белгечләре яшь әти-әнине гаиләләрендә икенче бала туу белән котлады. Кызларына Ксения исеме бирелде. Грек телендә “Кунак, Кунакчыл” дигәнне аңлата.
2014 елның 26 декабрендә 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте, ЗАГС бүлеге һәм мәдәният бүлеге оештырган кичә эчтәлекле дә, тәэсирле дә булды.
Асылгәрәев Шәрипҗан белән Дәминова Рауза 1960 нчы елның августында, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керергә килгәч, Кызыл Позиция урамында урнашкан тулай торакта танышалар.Уңышлы гына укырга кереп, сентябрьдәге “колхоз” сынауларын, һәр семестр саен зачет-имтиханнарын тапшырып, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, биш елга якын бер-берсен сынап, 5 нче курста, 1964 нче елның 26 нчы декабрь шимбәсендә иртәнге якта политэкономиядән имтихан биреп, көндезге сәгать 11 дә ул вакыттагы Ленин урамында урнашкан Үзәк ЗАГСта язылышып, яшь гаилә төзиләр.Кичен тулай торакта комсомол туе уздырыла.
Әлеге тантанада Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова кыскача гына паспорт тарихы турында сөйләп, яшь балтачлыларга шулай ук үзләренең матур теләкләрен җиткезде. Киләчәктә аларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз!
Аны үзәк чыршы ачу тантанасында котлап киттеләр. Тулебергенов Эльнарның ата-анасы Крашенинников В.В. исполком җитәкчесенең кулыннан бала таныклыгын һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Тәтеш муниципаль районында һәр атнаның дүшәмбесендә район активларының утырышы була.