Быел Яңа ел хәйрия бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән 124 бала чакыру алды.
Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Бикмуллина Мөнирә Хәсбиулловнага 27 декабрьдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Бикмуллина Мөнирәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый-апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар.