ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Бу - Морзаев Дамир Озат улы белән Гинатуллина Альбина Илгиз кызының никахлашу тантанасы. Кәләш белән кияү тантанага кар кызы белән кар егете булып киенеп килгәннәр иде. Яшьләрнең әти-әниләре дә читтә калмаган, алар да яшьләрне үзенчәлекле киемнәрдән каршы алды . Шулай итеп, Лениногорск шәһәрендә узып баручы 2014 елның соңгы пары никахлашу тантанасында әкияти пар булып саналды.


1
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның соңгы көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре арасында карт Чулман елгасы буйларына килеп урнашып, шәһәргә нигез салуда актив катнашкан Николай Федорович Кузнецовны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.

Алабуга “Халык проектлары” конкурсында катнашып, 780 мең сумлык грант откан иде. Район башлыгы өстәп 400 мең акча бүлеп бирде һәм менә нәтиҗә - паркта тагын бер скульптура барлыкка килде.

Яңа ел алды көннәренең карлы буранлы салкыннарына уралып Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләренең балалары  янына Кыш Бабай белән Кар Кызы килеп китте.  Әкияти тылсымчылар малай һәм кызлар белән җырлап, биеп кенә калмадылар, ә төрле уеннар уйнап, мамыктан ясалган карлар атышып, табышмаклар чишеп күңел ачтылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга күп итеп тәм-томнар, өеп-өеп күңел күтәренкелеге, шатлык та  өләштеләр.


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Якынлашып килүче “Яңа 2015 ел” бәйрәме алдыннан ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Елена Яковлевна һәм баш белгеч Шафикова Ландыш Аухатовна Идрисовлар гаиләсен никахлашуларына 60 ел тулу уңае- “Гәүһәр туйлары” белән котладылар.

Кече Елга авылында яшәүче Мәгрүзә Сафиулла кызы Гидиятуллинага 95 яшь тулды. Бу көнне аның янында кунакта Лаеш мунипаль районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев, авыл җирлеге башлыгы Равил Ахметов, ветераннар Советы рәисе Булатов Рашат Мотогуллович булдылар. Мәгрүзә апа зур гаиләсендә тынычлыкта, якыннарының күнел җылысын тоеп яши.

Яңа ел бәйрәме алдыннан Александровка авыл җирлеге башлыгы Виталий Викторович Германов Сафроновлар гаиләсен - Николай Яковлевич  hәм Лидия Яковлевнаны алтын туйлары белән тәбрикләде. Юбилярларга  Лаеш муниципаль районы башлыгы  исеменнән  рәхмәт  хаты hәм акчалата бүләк тапшырылды.


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар катнашында Чыршы бәйрәме булып узды. Балалар клоун Маришка белән бергәләп рәхәтләнеп  уйнадылар, җырладылар, биеделәр, клоун булырга йөрәнделәр.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә урнаштырылган яңа ел чыршысына  27 декабрь көнне Гаилә бәхете муенсасы урнаштырылды. Мәхәббәт төймәләреннән торган әлеге муенса декабрь ае дәвамында никахларын теркәргә килүче парлар тарафыннан тезелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International