Түбән Кама ГХАТ идарәсе чыршысы үз кунакларын җыйды

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар катнашында Чыршы бәйрәме булып узды. Балалар клоун Маришка белән бергәләп рәхәтләнеп  уйнадылар, җырладылар, биеделәр, клоун булырга йөрәнделәр. Ә инде бәйрәмгә яңа ел көннәренең баш тылсымчысы Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы килеп җитү белән чыршы бәйрәме тагын да ныграк җанланып  китте. Малайлар һәм кызлар Кыш бабайга үзләренең шигырьләрен  укып, җырлар җырладылар. Ә инде Кыш бабай бүләк өләшкәндә, балалар үзләре дә ГХАТ идарәсе коллективына үз куллары белән эшләнгән акыллы ябалак сынын бүләк иттеләр. Балалар Гаилә бәхете муенсасына үзләренең бәхет һәм мәхәббәт сәйләннәрен дә кигезеп, яңа ел теләкләре шарларына үз теләкләрен язып та күңел ачтылар. Чыршы бәйрәмендә катнашкан өлкәннәрне иң тетрәндергәне, күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәндергәне балаларның  сәламәтлек, бәхет, мул тормыш теләкләре белән беррәттән өйле, гаиләле булу теләкләрен теләүләре булды. Яңа ел алдыннан теләнгән барлык теләкләр дә тормышка аша дигән ышануның чын  булуына инанып, без дә Балалар йортында тәрбияләнүче һәрбер сабый да үз гаиләсен, үз өен тапсын дип теләкләр теләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International