Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләренең балалары янына Кыш Бабай белән Кар Кызы килеп китте

2015 елның 1 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел алды көннәренең карлы буранлы салкыннарына уралып Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләренең балалары  янына Кыш Бабай белән Кар Кызы килеп китте.  Әкияти тылсымчылар малай һәм кызлар белән җырлап, биеп кенә калмадылар, ә төрле уеннар уйнап, мамыктан ясалган карлар атышып, табышмаклар чишеп күңел ачтылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга күп итеп тәм-томнар, өеп-өеп күңел күтәренкелеге, шатлык та  өләштеләр.

          Сабыйлар аларны: “Икенче елга да сезнең килүегезне көтәрбез, өйләрегезгә исән-сау кайтып җитегез,” - дип озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International