Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яңа ел чыршысына “Гаилә бәхете муенсасы” урнаштырылды

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә урнаштырылган яңа ел чыршысына  27 декабрь көнне Гаилә бәхете муенсасы урнаштырылды. Мәхәббәт төймәләреннән торган әлеге муенса декабрь ае дәвамында никахларын теркәргә килүче парлар тарафыннан тезелде. Мәхәббәт төймәләрен бизәү  яшьләрнең  беренче  бердәм иҗади эшләре булды. Алар аны бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, иң самими, иң якты хисләрен чагылдырырга тырышып башкардылар. Әлеге төймәләрнең саны 50 дән артып китте.   Шушы төймәләрдән торган “Гаилә бәхете муенсасын” бәйрәм чыршысына  Хөрмәтуллин Айдар белән Хәйбуллина Резеда урнаштырды. Әлеге парның мондый җаваплы эш башкаруы да юкка гына түгел иде. Хөрмәтуллиннар гаиләсенең тууы турында төзелгән актлар язуының номеры 2015 иде. Санаулы сәгатьләрдән соң җир шарына  аяк басучы яңа ел да  - 2015 нче. Мондый кызыклы символик туры килүнең яшь гаиләгә бары бәхет-шатлык кына алып килүе бәхәссез, дип белдерде яшьләрне котлаган Кыш Бабай.

          Яңа ел алды “Гаилә бәхете муенсасы” акциясе ГХАТ идарәсе  тарафыннан инде өч ел рәттән үткәрелә. Шушы вакыт эчендә ул Түбән кама яшьләре арасында шактый популярлык казанып, бер матур традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International