2014 нче елның соңгы көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре арасында карт Чулман елгасы буйларына килеп урнашып, шәһәргә нигез салуда актив катнашкан Николай Федорович Кузнецовны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Николай Кузнецов белән аның тормыш иптәше Галина Тарасова беренче юл салучылар булу белән беррәттән, Түбән Кама җирендә иң беренчеләрдән булып никах теркәгән пар буларак та билгеле. Аларның никах теркәү турындагы актлар язуы 1961 елның 17 июлендә төзелгән һәм ул №1 буларак архивта бүген дә саклана. Николай Федоровичны 80 яшьлек юбилее белән котлап, ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре аңа исәнлек-саулык, озын, тыныч гомер теләделәр һәм котлау хаты белән яңа ел алды бүләге тапшырдылар.