Мәхәббәт һәм хөрмәт тормышларының авыр вакытларында бер-берсенә терәк булырга ярдәм иткән. Юбилярларны алтын туйлары белән авыл җирлеге башлыгы Н.А.Баранова котлады. Сэламәтлек, озын гомер теләп, бүләк һәм сувенир медальләр тапшырды.
8 гыйнвар көнне “Казан” Гаилә узәгендә 2015 елның беренче пары Мардиханов Айрат Хәниф улы һәм Низамова Динара Марат кызының язылышу тантанасы узды.2015 елда теркәлгән парларның гаиләләре нык, мәхәббәтләре саф булып, яңа елда теләгән теләкләре тормышка ашсын. Алар милләтебезне яңадан-яңа урләргә устерерлек гаиләләр булуларын телибез.
Ирле – хатынлы Лебедев Александр Михаил улы һәм Валентина Александр кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 1 январь көне корып җибәргәннәр. Лебедевларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 6-нчы гыйнвар көнне яңа 2015 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2015 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгэн Радик һәм Эмилия Мохетдиновлар.
Ул Евгений Васильев белән Ольга Бадриевалар гаиләсендә өченче бала. Район башлыгы Г.Емельянов гаиләгә ел символы – кәҗә-атынгыч бүләк итте. Әти-әни яңа туган балага Артем исеме куштылар.
Ул Кырынды авылында хезмәт сөючән тырыш биш малайлы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. 1941 елда әтисе Галимов Әсәдулланы Бөек Ватан сугышына озаткан көннән алып, 1946 елга әтисе кайтканчы, тормыш йөген тарту, йорттагы бар эш: утын алып кайту, мал-туар карау, мич ягу алты яшьлек малай һәм анын балигъ булмаган ир туганнары җилкәсенә төшә. Рифкать Әсәдулла улынын язмышын машиналардан башка күзалдына да китереп булмый. 45 ел гомере ГАЗ-51, УАЗ, бензин ташу машиналары руле артында үткән. Лаеклы ялга чыккач та әле ул тегермәнче булып биш ел хезмәт итә.
5 гыйнварда, Нурлатта яшәүче Мөлековларның зур гаиләсе ике зур бәйрәмне билгеләп үтә – бүген әтиләре һәм бабалары Бари Бәдретдин улы Мөлековка 90 яшь, кичә генә тормыш иптәше Һаҗәр әби 85 яшен тутырды. Шулай итеп 64 ел иңгә-иң куеп тигез гомер кичергән тату пар котлауларны да бергә кабул итте.
2015 нче елның беренче төнендә Тәтеш районында 2 бала дөньяга аваз салдылар.
Агымдагы елның 1 гыйнвар көнне Янгул авылында яшәүче хезмәт ветераннары Исмагилова Зөлхәбирә Җамалетдин кызы һәм Закирова Гәйникамал Исмәгыйл кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.Юбилярларны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Гильманова, «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белегече Р.Гильманова һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
2 гыйнвар көнне Совет һәм башкарма комитетта эшләүчеләр һәм аларның балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Җылы теләкләрен район башлыгы Р.Н.Миннеханов әйтеп узды. Шулай ук Яңа ел белән тәбрикләде. Бәйрәм җырлар, биюләргә, уеннарга бай булды. Балаларга бүләкләр өләшенде.