Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2015 нче елның беренче парын тәбрикләделәр

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  6-нчы гыйнвар көнне  яңа 2015 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2015 нче  елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгэн Радик һәм Эмилия  Мохетдиновлар.

ГХАТ бүлегенен баш белгече Фәния Гаязова яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Радик белән Эмилиянен киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International