5 гыйнварда, Нурлатта яшәүче Мөлековларның зур гаиләсе ике зур бәйрәмне билгеләп үтә – бүген әтиләре һәм бабалары Бари Бәдретдин улы Мөлековка 90 яшь, кичә генә тормыш иптәше Һаҗәр әби 85 яшен тутырды. Шулай итеп 64 ел иңгә-иң куеп тигез гомер кичергән тату пар котлауларны да бергә кабул итте.
Район башлыгы Равил Кузюров сугыш ветераны Бари Бәдретдин улын юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырды һәм җылы теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде.
Бикүле авылында туып үскән Бари Бәдретдин улы 1943 нче елда хезмәткә алынып, озын һәм катлаулы сугыш юлы уза, Берлинны алуда катнаша, каты яралану ала. Хәрби хезмәттән исә 1950 нче елда гына туган ягына әйләнеп кайта. Тормыш иптәше Һаҗәр ханым белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, 14 онык һәм оныкчыклары бар. Бари Бәдретдин улы озак еллар “Нурлатнефть” НГДУсында эшли. Бүген ветеран иртәннән идарә начальнигы Илгиз Салихов исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.