Хезмәт ветераннарына 90 яшь

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә

Агымдагы елның 1 гыйнвар көнне Янгул авылында яшәүче хезмәт ветераннары Исмагилова Зөлхәбирә Җамалетдин кызы һәм Закирова Гәйникамал Исмәгыйл кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.Юбилярларны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Гильманова, «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белегече Р.Гильманова һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International