Ул Лаеш районы Екатериновка авылында туып хәзерге вакытта Октябрьнең 25 еллык поселогында яши. Ире сугыш ветераны һәм инвалиды Алексей Матвеевич Карпов белән алар 67 ел бергә яшиләр.
12 гыйнварда Матмыр авылыннан Рәкыя Гыйлаҗи кызы Сибгатуллинага 95 яшь тулды. Ул 1920 елда туган һәм шул чордагы буын кичергән авырлыклар аның башыннан да узган. Ул бик күп еллар “Коммунизм” колхозында эшләгән. Сугыш ветераны – ире Насри белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Рәкыя апа улы Котдүс гаиләсендә яши.
Чарага Балтачта туып үскән, хәзер илнең төрле почмакларында яшәүче якташлар кайткан иде. Шушы авылдан чыккан, әти-әниләре биредә яшәгән сәхнә осталары бәйрәмне җыр-моң белән бизәделәр. Шәфкать ага Халиков аларга китабын бүләк итте. Бу китап районның һәр авыл һәм мәктәп китапханәсендә булачак.
Яңа елның 1 нче атнасында районда 11 сабый дөньяга килгән. Исәпне 1нче гыйнвар көнне 2700 кглы кызчык ачкан. Аның аягы җиңел булган - бүген яңа туучылар арасында кызлар 6 исәпләнә.
Шәһәребездә 2015 елның 10 гыйнварында Иван Григорьевич һәм Екатерина Александровна Сальциннар үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.
Ул Ульян өлкәсе Яңа Мөстәк авылында туган. Равза Сафи кызы 40 ел гомерен башлангыч сыйныф балаларын укытуга багышлаган. 1948 елда Бөек Ватан сугышы инвалидына кияүгә чыгып 65 ел бергә гомер кичергәннәр. Ире 2013 елда вафат булган.
Баулы районы Иске Чүте авылында яшәүче хезмәт ветераны Миннеҗәннәт Солтан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 38 еллык хезмәт стажы булагн Миннеҗәннәт апа гомере буена авыл хуҗалында эшләп лаеклы ялга чыккан. 4 бала тәрбияләп үстергән.
Яңа елда туйлар календаре 9 гыйнварда ачылды. Бу көнне шәһәр ЗАГС бүлегендә ике пар никахларын теркәде.. Гыйнварда барлыгы 20 пар гаилә корырга ниятләгән.