2015 елның беренче пары

2015 елның 9 гыйнвары, җомга

   2015 елның 09 гыйнварында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде. Буа муниципаль район башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев яшьләрне – Кырык Садак авылыннан Айдар Шарафутдиновны һәм Иске Тинчәле авылыннан Венера Шайдуллинаны котлады һәм яшьләргә бәхетле гаилә тормышы теләде, чәчәк бәйләме һәм истәлекле  бүләк тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М.Хәкимова елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Айдар белән Венерага киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.

  Төкле аягыгыз белән 2015 елның беренче пары! Гаиләгез озын гомерле булып, тату, матур итеп яшәүгезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International