Шәһәребездә 2015 елның 10 гыйнварында Иван Григорьевич һәм Екатерина Александровна Сальциннар үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.
Традиция буенча ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина юбилярларга “Совет да Любовь” исемле истәлек медальләре тапшырды. Шулай ук ул аларның тәүге тапкыр ир белән хатын дип игълан ителгән көнен искә төшерде. Иван Григорьевич белән Екатерина Александровна бер-берсенә алтын йөзек бүләк иттеләр, бер-берсен котладылар.
Аларның ике кызлары, өч оныклары, ике оныкчыклары бар. Бу аларның төп горурлыгы. Ә бер-береңне аңлау, хөрмәт, мәхәббәт һәм ягымлылык әлеге тату, нык гаиләнең төп сере булып тора.