Ул Ульян өлкәсе Яңа Мөстәк авылында туган. Равза Сафи кызы 40 ел гомерен башлангыч сыйныф балаларын укытуга багышлаган. 1948 елда Бөек Ватан сугышы инвалидына кияүгә чыгып 65 ел бергә гомер кичергәннәр. Ире 2013 елда вафат булган.
Хәзерге вакытта Равза Сафи кызы 3 улы, 2 кызы, 10 оныгы, 3 оныкчыгы янәшәсендә алар хөрмәтен тоеп яши. Юбилей көнендә юбилярны Лаеш муниципаль районы башлыгы исеменнән, башлык ярдәмчесе Тимиршина Илгизә Нәҗип кызы котлады. Юбилярга котлау открыткасы, акчалата бүләк һәм РФ Президенты В. Путин котлавын тапшырды. Равза Сафи кызын котларга Лаеш шәһәре исполком җитәкчесе А. Н. Ватомов, ветераннар рәисе Р. М. Булатов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе О.Н. Башкирова килделәр.