2015 елның 13 январендә Карпова Нина Филиповна үзенең юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Ул Лаеш районы Екатериновка авылында туып хәзерге вакытта Октябрьнең 25 еллык поселогында яши. Ире сугыш ветераны һәм инвалиды Алексей Матвеевич Карпов белән  алар 67 ел бергә яшиләр.

Хезмәт эшчәнлеген Нина Филипповна 1943 елда башлап 1948 елга кадәр Державино һәм Никольский авылларында  башлангыч сыйныф укутучысы булып эшләгән. 1948 елда алар гаиләсе Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхозга күчә һәм шул совхоз мәктәбендә лаеклы ялга киткәнче башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

Хәзерге вакытта бу гаилә үзләренең 2 улы, 6 оныгы, 3 оныкчыгы, хөрмәтендә, аларның ихтирамын ярдәм тоеп яши.

Юбилей көнендә юбилярны Лаеш муниципаль районы башлыгы исеменнән, башлык ярдәмчесе Тимиршина Илгизә Нәҗип кызы котлады. Юбилярга котлау открыткасы , акчалата бүләк һәм РФ Президенты В. Путин исеменнән котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International